2019 елның 23 апрелендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә психолог Йосыпова Д. Х. «Яшүсмерләргә профориентация буенча уеннар» дигән темага ачык дәрес үткәрде.
Дәреснең максаты - һөнәрләр турында мәгълүмат бирү, өлкән сыйныф укучылары алдында киләчәк шәхси үсеш перспективалары ачу иде.
Дәрестә балалар эшчәнлекнең билгеле бер төрләре буенча кирәкле һәм әһәмиятле сыйфатларны чагыштырды, хезмәт фәне буенча һөнәрләр бүлде, теге яки бу һөнәр вәкилләренең типик үзенчәлекләре билгеләнде.
Уен формалары яшүсмерләргә һөнәри үзбилгеләнүнең мөһим мәсьәләләрен җиңәргә мөмкинлек бирә, шулай ук коммуникатив күнекмәләр, планлаштыру күнекмәләрен үстерүгә, киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итә.