Татарстан Эчке эшләр министрлыгы башлыгы якташыбыз Сабир Әхтәмовны искә алды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Чәчәкләр салу тантанасында район эчке эшләр бүлегенең җитәкче һәм шәхси составы, Манзарас авылы урта мәктәбе укучылары катнашты

Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин Манзарас авылы зиратында җирләнгән якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов каберенә чәчәкләр салды. 

Чәчәкләр салу тантанасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, Эчке эшләр бүлегенең җитәкче һәм шәхси составы, Манзарас авылы урта мәктәбе укучылары һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International