24 апрель көнне район мәдәният йортында бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көне уңаеннан "Шигырьләрдә җан авазы" дигән шигърият кичәсе үткәрелде. Районабызда яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрьләр шигырьләрен укыдылар, аерым җырчылар, "Баламишкин" гармунчылар ансамбле чыгыш ясады. Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды