25 апрель көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Гайнетдинова Нурия 4нче мәктәпнең 6а һәм 6б сыйныф укучылары өчен «Чернобыль Кайтавазы» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Әңгәмәдән балалар 1986 елның 26 апрелендә төндә булган фаҗига, аварияне бетерүдә катнашучылар, Чернобыль АЭСындагы һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүчеләр өлешенә яуган кыенлыклар турында белделәр. "Мотыльки»фильмыннан өзек карадылар. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.