Һөнәр сайлау – һәр кеше өчен дә бик мөһим адым. Үзеңнең көчле һәм көчсез якларыңны, мөмкинчелегеңне уйлап эш итәргә кирәк. Кукмара шәһәренең “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә яшь буынга һөнәри юнәлеш бирү өлкәсенә аеруча игътибар бирелә. Бу темага карата һәрдаим төрле чаралар үткәрелеп тора. Шундый чараларның берсе - “Һөнәрләр илендә” дип аталган әңгәмә – презентация.
Әңгәмә барышында, балалар һөнәрләр каян барлыкка килгән, яңа һөнәрләр ничек булдырыла икәнең белделәр. Хәзерге заманда бик актуаль саналган һөнәрләр белән дә таныштылар. Үз чыгышларында балалар әти-әниләренең һөнәрләре , туган – тумачаларының эш төрләре турында бик кызыклы итеп сөйләделәр. Чыгышлардан соң, “Иң, иң...” уены үткәрелде. Уенда балаларга һөнәрләргә кагылышлы үзенчәлекләр әйтелде, ә алар туры килерлек һөнәрләрне атадылар. Презентация балаларның сорауларына җавап табарга ярдәм итте. Балалар өчен әңгәмә бик файдалы булды.
Ахырдан балалар: “Дөрестән дә, һөнәрләрне үзеңнең интеллектуаль, физик һәм психологик мөмкинчелекләреңне исәпкә алып сайларга кирәк!” – дигән фикерне белдерделәр. Һөнәрне дөрес сайлау формуласы кыска итеп кенә әйткәндә, өч сүз белән чагылдырыла: “кирәк”, “булдырам”, “телим”.
Каримова Альбина Хидиал кызы
II – коррекцион төркем тәрбиячесе