Янсыбы авылы клубында китапханәче белән берлектә берләшмәләргә йөрүче балалар катнашында "Без-Тукайлы халык" дигән тирән эчтәлекле кичә үткәрелде

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

27 апрель көнне Янсыбы авылы клубында китапханәче белән берлектә берләшмәләргә йөрүче балалар катнашында "Без-Тукайлы халык" дигән тирән эчтәлекле кичә үткәрелде. Балалар Тукай шигырьләрен укыдылар, җыр, бию, нәфис сүз белән чыгыш ясадылар. Тукай тормышына һәм иҗатына кагылышлы сораулардан төзелгән "Башваткыч", "Могҗизалар кыры" уеннары биремнәрен чиштеләр. Кичәне бәйрәмдә катнашучы балалар һәм тамашачылар "Туган тел" җырын башкарып тәмамладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International