26 апрель бөек язучыбыз Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Кукмара үзәк китапханәсендә китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы №4 мәктәпнең югары сыйныф укучылары һәм “Салават күпере” клубы белән берлектә «Тукай – безнең белен!” дигән әдәби сәгать үткәрде. Әлеге чарада Тукай тормышының бераз серле ягы, аның мәхәббәте турында мәгълүмат җиткерелде, шагыйрьнең мәхәббәт турында шигырьләре укылды. Тукайның тормышы һәм иҗаты турында презинтация күрсәтелде.
Кичәгә килгән җирле язучыларыбыз үзләренең Тукай турында язган шигырьләрен укыдылар.
Чараның икенче өлешендә якташ язучыбыз, шагыйрә Розалия Яппарованың яңа гына табадан төшкән “Көзге ташу” исемле китабын укучыларга тәкъдим итү булды. Лилия Рәис кызы килгән кунакларны Розалия апаның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды,бай эчтәлекле электрон презинтация күрсәтелде. Розалия апа үзенең шигырьләрен укыды, матур итеп җырлап та күрсәтте.Чара чәй табыны артында дәвам итте.