Экскурсия - танышу

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

 29 апрель көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова "Йолдызлык» балалар бакчасының әзерлек төркеме балалары өчен экскурсия - танышу үткәрде. Ул балаларны китапханә һәм китапханә китапларыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштырды: китапханәгә ничек язылырга, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Балалар китапханәче сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, яңа матур китаплар белән таныштылар, “Китапханә җыры” клибы һәм “Кәгазь ничек әзерләнә?" дип исемләнгән видеофильм карадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International