2019 елның 22 апреленнән 27 апреленә кадәр. Киров шәһәрендә «Зилант» спорт мәктәбе бокс бүлеге спортчылары «Динамо» физкультура спорт җәмгыятенең Үзәк Советы беренчелегендә катнашты . Аяз Габдрахманов 54кг һәм Аяз Гаязов 65кг авырлык категориясендә бронза медальләр яулады. Укучыларны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.