“Тукай безнең күңелләрдә” шигърият бәйрәме

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

30 апрель көнне балалар китапханәсе “Ләйсән” балалар бакчасы белән берлектә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан  “Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән шигърият бәйрәме үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга шагыйрьнең авыр бала чагы, аның балалар өчен язылган әкиятләре һәм шигырьләре турында сөйләде. Аның китаплары безне матурлыкка, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүгә өйрәтә, кыю, мәрхәмәтле, гадел булырга өнди. Балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. Бәйрәм «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International