Якташыбыз бөтенроссия бәйгесенең республика турында җиңү яулады
Зур Сәрдек дәваханәсе мөдире Вәлиева Роза Ләбиб кызы “Урта медицина һәм фармацевт белемле иң яхшы белгеч – 2019” бөтенроссия бәйгесенең республика турында “Иң яхшы фармацевт” номинациясендә җиңү яулады һәм әлеге конкурсның илкүләм этабында чыгыш ясау хокукына ия булды.