Татарстанда язгы чәчү планлаштырылган мәйданнарның яртысында диярлек башкарылган
Татарстанда 6 майга сабан чәчүе 812,5 мең га башкарылган, бу фаразга карата 47% тәшкил итә.
"Быел сабан культураларын 1 млн. 742 мең га мәйданда чәчү планлаштырыла, шул ук вакытта сабан культуралары 971,6 мең га чәчәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.
6 майга республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 554,4 мең га мәйданда чәчелгән, бу фаразга карата 57% тәшкил итә, шул исәптән бодай – 154,6 мең га (44%), арпа – 309,8 мең га (75%), борчак – 40,9 мең га (63%), солы – 43,8 (69%).
Моннан тыш, шикәр чөгендере – 48,5 мең га (фаразга карата 75%), рапс-17,4 мең га (17%) чәчелгән.
6 майга алынган мәгълүматларга караганда, республиканың барлык 43 муниципаль районында да чәчү бара. » Кайбер районнарда бу эш 50% тан артык башкарылган инде", – дип ассызыклады Илдус Габдрахманов.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, Зәй районы язгы культуралар 29,5 мең га (фаразга карата 68%), Буа районы – 42,4 мең га (67,7%), Чүпрәле районы – 27,6 мең га (67,5%), Аксубай районы – 29,0 мең га (66,2%), Актаныш районы – 36,9 мең га (66,1%) чәчелгән.
Шулай ук Нурлат районы да чәчү югары темплар белән бара – бүгенге көндә биредә язгы чәчү – 32,1 мең га (65,8%), Тәтеш – 29,1 мең га (64,3%), Ютазы районы – 14,8 мең га (63,9%), Апас районы – 21,3 мең га (62,7%), Азнакай районы – 36,0 мең га (60,9%), Лениногорск районы-20,3 мең га (60,5%) башкарылган%)
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Матбугат хезмәте