Һәр кешенең бөек кыйммәте-сәламәтлек. Сәламәт яшәү рәвешен иң яхшы пропагандалау-физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү.
2019 елның 3 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тренер Нурмөхәммәтов Т. М. җитәкчелегендә «Хоккей» бүлекчәсе укучылары ата-аналар белән бергә «Күңелле стартлар» үткәрделәр һәм хоккей уйнадылар.
Спорт дәрте һәм үз командасы өчен җиңүгә ирешү теләге команда әгъзаларын шулкадәр җәлеп итте ки, алар әйләнә-тирәдә барган хәлләрне сизми дә калдылар. Барысы да финишка беренче килергә тырыштылар. Залда көлке, тавыш һәм күңел күтәренкелеге хөкем сөрде. Барысы да бәхетле иде! Ә бәхетле күзләрем - бәйрәмне оештыручыларга иң яхшы бүләк…
Спорт бәйрәменең атмосферасы шатлыклы да, шул ук вакытта киеренке дә булды – чөнки балалар һәм аларның әти-әниләре ярышты, ә җиңү иң көчлесе булырга тиеш... әмма нәтиҗәдә дуслык җиңде.
Бәйрәм бик кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды.