2019 елның 4 маенда боз сараенда ветераннар хоккейчылар арасында «Җиңү көне»нә багышланган хоккей турнирының финал этабы уеннары узды.

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

2019 елның 4 маенда боз сараенда ветераннар  хоккейчылар арасында «Җиңү көне»нә багышланган хоккей турнирының финал этабы уеннары узды.

   Турнирда  Кукмара, Сосновка, Арча, Азнакай , Кама Аланы шәһәрләреннән командалар  катнашты.

   «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Чурашов Евгений (Кама Аланы), «Иң яхшы сакчы» номинациясендә - Сафин Рөстәм (Азнакай), «Иң яхшы һөҗүмче» - Кадиров Фахим (Кукмара), «Иң яхшы уенчы» - Плотников Дмитрий(Арча), «Иң яшь уенчысы» номинациясендә Юрлов Андрей(Сосновка) танылды.

  Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны Арча шәһәре командасы алды, икенче урынны Кукмара шәһәре, беренче урынны Кама Аланы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International