ИГЪТИБАР
салым түләүче физик затлар!
Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча №10 районара инспекциясе физик затларның милкенә салым салуга кагылышлы документларны 2018 елдан теләсә кайсы салым органында тапшырырга мөмкин дип хәбәр итә.
Салым түләүче милек салымнары буенча ташламалар бирү турында гариза бирү яки физик затларның милкенә салым буенча ташлама бирелә торган сайлап алынган объектлар турында белдерү өчен якындагы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итә алачак.
Моннан тыш, кирәк булган очракта, теләсә кайсы салым инспекциясендә салым түләүчегә җибәрелгән салым Белдерү кәгазенең күчермәсен алырга һәм салым салу объектлары дип танылган күчемсез милек һәм (яки) транспорт чаралары турында хәбәр итәргә була.
Шулай ук теләсә кайсы инспекциядә салым түләүче алган салым Белдерү кәгазенең эчтәлеген төгәлләштерү турында мөрәҗәгать бирергә мөмкин.
Югарыда аталган документларны карап тикшерү нәтиҗәләрен теләсә кайсы салым органында яки почта аша-салым түләүчене сайлау буенча алырга мөмкин. Салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланучыларга мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәләре шәхси кабинет аша җибәрелә.
Салым түләүчеләр белән экстерриториториаль хезмәттәшлек салым салу объекты кайда урнашуга яки салым түләүченең теркәлүенә карамастан, салым органнарына мөрәҗәгать итү өчен уңайлы шартлар тудырачак.