2019 елның 3 маеннан 5 маена кадәр Байлар Сабасы поселогында " Зилант» спорт мәктәбе бокс бүлегендә тәрбияләнүчеләр бокс буенча Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган ачык республика турнирында катнаштылар.

2019 елның 7 мае, сишәмбе

2019 елның 3 маеннан 5 маена кадәр Байлар Сабасы поселогында " Зилант» спорт мәктәбе бокс бүлегендә тәрбияләнүчеләр бокс буенча Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган ачык республика турнирында катнаштылар. Алина Нурматова (Манзарас урта мәктәбе) 46 кг авырлык категориясендә икенче урынны алды, Ансар Ибраһимов (1 нче Гимназия) 28 кг авырлык категориясендә, Данис Фатыйхов(Кукмара 3 нче урта мәктәбе) 30 кг авырлык категориясендә, Әмир Миронов (Кукмара 3 нче урта мәктәбе)30 кг авырлык категориясендә, Илназ Гайсин(Манзарас урта мәктәбе) 40 кг авырлык категориясендә, Алим Галимҗанов(Манзарас авылы мәктәбе) 40 кг авырлык категориясендә бронза призерлары булдылар. Тәрбияләнүчеләребезне котлыйбыз, укуларында һәм спортта уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International