7 май көнне балалар китапханәсе 8 нче номерлы “Гөрләвек” балалар бакчасы белән берлектә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «Утлы сугыш еллары» дип исемләнгән шигырь бәйгесе үткәрде. Конкурста Зур Кукмара, Янсыбы, Каенсар, Байлангар балалар бакчаларының төрле яшьтәге төркемнәре балалары катнашты.
Китапханәче Фирдания Закирова балаларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләде. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алынды. Балалар С. Михалков, К. Симонов, М. Җәлил, А. Усачевның тугрылык һәм батырлык турында шигырьләрен бик сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Конкурска жюри яшь категорияләре буенча нәтиҗә ясады. Катнашучыларның барысына да грамоталар һәм буләкләр тапшырылды.