Кукмара районы Пенсия фонды идарәсе Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга Җиңү көненә бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыра

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Кукмара районы Пенсия фонды Идарәсе Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның «Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә ел саен акчалата түләү турында " гы Указы нигезендә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыра.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча агымдагы елның май аенда 1941-1945 еллар вакыйгаларында катнашкан Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасында бу категориягә 1500 гә якын кеше керә, Кукмара районында 18 кеше.
Россия Пенсия фондының территориаль органнарына бер тапкыр түләнә торган акча алу өчен махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми, күрсәтелгән түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә гариза тәртибендә генә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International