Кнәбаш авылында бу елны да "Зәрә" бәйрәме бик күңелле үтте. Чараның максаты - туган якка һәм халык йолаларына мәхәббәт тәрбияләү булып тора. Әлеге бәйрәмне зурлар да, балалар да бик көтеп алалар. "Зәрә" бәйрәмен оештырыр алдыннан, шул ук иртәне яшьләр авыл башыннан тотынып,такмаклар әйтеп,сөрән салып һәрбер өйдән ярмалар,майлар җыеп чыктылар. Соңыннан ул ярмаларны болынга алып төшеп, Кнәбаш авылының иң оста пешерүчеләре тәмле ботка пешерде. Әлеге бәйрәм күп кенә кызыклы уен-конкурслар, дәртле җыр-биюләр белән уралып барды.