2019 елның 8 маенда «Зилант» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «спорт ветераннары Кубогы» өстәл теннисы буенча традицион ярышлар узды.

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

2019 елның 8 маенда «Зилант» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган «спорт ветераннары Кубогы» өстәл теннисы буенча традицион ярышлар узды. Ярышлар дүрт яшь категориясендә узды: 2008 елгы кызлар һәм малайлар арасында шәхси-команда ярышлары, 2003-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында шәхси ярышлар, 2002 елгы егетләр һәм кызлар, 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк ветераннар арасында.

Ачылу тантанасында сәламләү сүзе белән Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары Равия Абдулла кызы Каримуллина чыгыш ясады. Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен сугышкан сугышчыларга хөрмәт йөзеннән кунакларга һәм команда вәкилләренә Георгий тасмалары беркетелде. Җиңүчеләр һәм призерлар грамота һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International