Җиңү көненә багышланган кичә.

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Кукмара муниципаль районы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать » тернәкләндерү үзәгендә 9 май - Җиңү көненә багышлап “Күңелле стартлар” уздырылды.

Җиңү көне Рәсәйдә дистәләгән еллар буена иң дулкынландыргыч, күңелгә үтеп керә торган данлы дата булып кала бирә. Бүгенге ил халкы Җиңү турындагы истәлекләрне, Җиңү көнен бәйрәм итү гореф-гадәтләрен киләчәк буынга өйрәтеп калдырырга бурычлы.

Җиңү көне бәйрәмен билгеләп үтү өчен без залга җыелдык. Әлеге чара балаларда туган ил тарихына кызыксыну уяту, җиңүче халык батырлыгына карата дан һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Балалар “Йөк ташу”, “Туннель буенча автомат белән чыгу”, “Шофер солдатларны йөртә”,”Сугыш кирәк – яракларын илтү” һәм башка төрле эстафеталарда көч сынашты. Алар хәрби һөнәрләр, 9 Май бәйрәме турында белемнәрен ныгыттылар.

Залда хәрби җырлар, күңелле көлү,балалар авазы яңгырады, ә иң мөһиме – битарафлар булмады. Барысы да үз командасы өчен җан атты, ярыш нәтиҗәләре буенча җиңелүчеләр булмады.

Тәрбияче Фәйрүзә Абдуләхәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International