Бөек Җиңү көне якынлаша. Еллар үткән саен бу бәйрәм үз төсен һич югалтмый. Әйе, күптән булган ул сугыш, артта калган авыр көннәр, ләкин бүгенге көндә дә без ватаныбызны саклаучыларыбызны онытмыйбыз.
Шушы бәйрәм уңаеннан, Кукмара шәһәренең “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә патриотик тематикага карата “Без онытмыйбыз! Без горурланабыз!” диа аталган рәсем конкурсы үткәрелде. Төсле буяулар ярдәмендә балалар Бөек Җиңүгә карата уй – кичерешләрен, карашларын чагылдырдылар. Матур чәчәкләр, елмаеп торган кояш, аяз күк йөзе, төрле төстәге салют ясадылар. Кечкенә генә сабый куллар үзләренең рәсемнәре белән безгә аяз күк йөзе, тыныч тормыш бүләк иткән батырларыбызга рәхмәтләрен белдерделәр.
Бөек Җиңүнең тарихын өлкән буын гана түгел, кече буын да белергә тиеш. “Без үзебезнең Туган җиребезне яратабыз! – диләр балалар, димәк, батырлар, Җиңү турында истәлек аларның күңелләрендә кадерләп сакланачак! Чөнки безнең ул көнне онытырга хакыбыз юк...
Каримова Альбина Хидиал кызы
II – коррекцион төркем тәрбиячесе