8 май көнне балалар китапханәсендә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» дип исемләнгән Халыкара акциясе кысаларында «Сугыш елларында балалар язмышы» дип исемләнгән батырлык дәресе узды. Анда Ч. Т. Айтматов исемендәге 1нче гимназиясенең 3б сыйныф укучылары катнашты.
Китапханәче Гөлфия Хафизова балаларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләде. Алар яшь геройларның тылда, партизаннар отрядларында һәм сугышта булган батырлыклары турында зур игътибар белән тыңладылар.
Балалар Надежда Надеждинаның "Партизанка Лара" әсәре белән таныштылар. Чара ахырында катнашучылар сугышта һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук укучылар өчен «Мы родом не из детства - из войны…» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, анда Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбияты тәкъдим ителде.