Бәйрәм белән-Җиңү көне белэн!

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Кадерле сугыш ветераннары, хөрмәтле райондашлар  һәм шәһәребез кунаклары!

Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән тәбрик итәм.

9 май Җиңү көне иң якты, иң изге, иң кадерле бәйрәм. Җиңүгә кайтарып алмаслык бәрәбәренә ирешелде: зур югалтулар, миллионнарча кеше гомере өзелде, меңәрләгән шәһәр һәм авыллар яндырылды, завод-фабрикалар җимерелде.

Безнең Кукмара районыннан гына сугышка киткән 18 меңнән артык солдатның 11 меңнән артыгы яу кырларында ятып калды. Без Бөек Җиңүгә өлешләрен керткән сугыш каһарманнары һәм тыл ветераннары алдында баш иябез, аларның батырлыгы мәңгелек.

Кукмара муниципаль район башлыгы С.Д.Димитриев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International