2019 елның 7 маеннан 8 маена кадәр Казан шәһәрендә " Зилант» спорт мәктәбе йөзү бүлегендә тәрбияләнүчеләр Җиңү көненә багышланган йөзү буенча республика ярышларында катнаштылар . Алсу Зайцева 100 метрга аркада һәм ирекле стильдә йөзү буенча беренче урынны алды. Сәйдәш Шәймәрданов 100 метрга комплекслы йөзү һәм ирекле стильдә өченче булды. Укучыларны яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба укуларында һәм спортта уңышлар телибез.