15 май көнне гаилә көнен бәйрәм итү уңаеннан Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә һәм аларның ата-аналары катнашында спорт бәйрәме үткәрелде.
Бәйрәм һәр гаиләгә «сәламәтлек» , «хөрмәт», «мәхәббәт» , «тынычлык һәм игелек» кирпечләре ярдәмендә ой төзү тәкъдиме белән башланды. Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң, ата-аналар үз йортлары янында агач утырттылар, аңа үз балаларына бирергә теләгән сыйфатлар белән яфраклар элеп куйдылар. Һәр команданың агачы тылсымлы килеп чыкты һәм ата-аналарның барлык теләкләре дә һичшиксез өметкә ашыр дигән теләк калды.
Бәйрәмдә командалар табышмакларга җавап бирделәр, көч сынаштылар, аркан тарттылар, рәсем ясадылар, борылма юл буйлап бергәләп уздылар, туп белән уйнадылар. Эстафета арасында балалар биеделәр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар. "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» бәйрәме күңелле һәм матур узды. Үткәрелгэн чара катнашучыларда бик күп уңай эмоцияләр һәм үз якыннарына мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бүләк итү теләге уятты! Ә безнең балалар күңелендә гаилә бәхетле, тату, ышанычлы һәм ныклы булырга тиеш дигән иң мөһим фикер калды! Ярыш ахырында катнашучылар татлы призлар алдылар.