Әдәби кичә «Күңел кыңгыраулары”.

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

16 май көнне  социаль ярдәм үзәге” Наз “ бүлегендә ял итүче пенсионерлар өчен Үзәк китапханә китапханәчесе Сәлимова Тәскира Харис кызы , “Күңел кыңгыраулары” дигән әдәби кичә уздырды . Әлеге кичәдә якташ язучы Розалия Яппарованың  “Көзге ташу” дигән беренче китабы тәкъдим ителде. Кичә барышында шагыйрә үзе белән, үз иҗаты белән таныштырды, үзенең китабыннан туган ягыбызга, әниләргә, өлкәннәргә багышланган шигырьләрен укыды. Розалия ханым әлеге үзәккә  култамгасы белән  китабын бүләк итте.Якташ язучы Дәлфирә Галимова кичәне дәвам итеп шагыйрәнең әнисе Саҗидә  апа турында да истәлекләре белән уртаклашты, үзенең  матур шигырьләрен ял итүчеләргә  укып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International