Татарстан Россия төбәкләре арасында сөт сату күләме буенча ышанычлы рәвештә алда бара

2019 елның 17 мае, җомга

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 6 майга оператив күрсәткечләре буенча Россия төбәкләре арасында тәүлек эчендә сөт сатуның максималь күләме Татарстан Республикасында 3,5 мең тоннага җитте. Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае-2,7 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 2,2 мең тонна.
Сөт сату күләме буенча 10 төбәккә шулай ук Киров өлкәсе (1,8 мең тонна), Свердловск (1,7 мең тонна), Новосибирск (1,7 мең тонна), Ленинград (1,6 мең тонна), Белгород (1,6 мең тонна), Мәскәү (1,5 мең тонна), Түбән Новгород (1,4 мең тонна), Вологда (1,3 мең тонна) һәм Рязань (1,1 мең тонна) һәм Төмән (1,1 мең тонна) өлкәләре керә.
Авыл хуҗалыгы оешмаларында бер сыердан тәүлегенә уртача савым 17,07 кг тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 0,96 кг ка күбрәк.
«Республикада 15 майга авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек савым 3755,5 тонна тәшкил итә, бу узган елның шушы чорына караганда 146,1 тоннага яки 104,1% ка артыграк», – дип билгеләп үтте министрлыкның терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов. 
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, сөт терлекчелеге Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора һәм, сөт җитештерүгә һәм сатуга ярдәм итү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, уңай нәтиҗәләр билгеләнә.   
2019 елның 15 маена Татарстан Республикасы буенча сөт саву һәм сату турында оператив мәгълүмат белән безнең сайтта «оператив мәгълүмат " бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International