" Бөтенроссия кыр көне – 2019" 10-12 июль көннәрендә Ленинград өлкәсендә узачак

2019 елның 17 мае, җомга

Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе быел 10-12 июль көннәрендә Ленинград өлкәсенең Пушкин шәһәрендә узачак.
"Бөтенроссия кыр көне» - ул уникаль күргәзмә мәйданчыгы, аның кысаларында үзебезнең агросәнәгать комплексының заманча казанышлары тәкъдим ителгән һәм зур эшлекле программа каралган.
Чараның төп үзенчәлеге шунда: җитештерү технологияләре, җитештерүнең яңа чаралары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм авыл хуҗалыгы культураларының заманча сортлары биредә табигый шартларда, махсус әзерләнгән басуларда күрсәтелә.
Ел саен Күргәзмә үткәрү өчен илнең бер төбәге сайлана. Быел «Бөтенроссия кыр көне» мәйданчыгы Пушкин шәһәрендә Санкт-Петербург дәүләт аграр университетының җитештерү полигоны булачак.
Күргәзмәнең демонстрация өлеше тәҗрибә эшянкаларында авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләренең презентациясен һәм авыл хуҗалыгы техникасы эшен күрсәтүне үз эченә алачак. Эшлекле программа агросәнәгать комплексы үсешенең барлык төп юнәлешләренә дә кагылачак.
Узган ел «Бөтенроссия кыр көне» Липецк өлкәсендә узды һәм бөтен илдән 300дән артык катнашучы җыйды.
Чара турында тулырак мәгълүмат күргәзмәнең рәсми сайтында урнаштырылган-http://fielddayrussia.ru.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International