Укырга-димәк, үсәргә кирәк. Шул максат белән Түбән Комар авылы китапханәчесе җәйге мәйданчыкта «Уку вакыты җитте!» дип исемләнгән акция үткәрде. Җәйге мәйданчыкта булган әниләр һәм балалар бу көнне әкият, шигырьләр укып яңа китаплар белән таныштылар. Безнең әдәби чаралар балаларда һәм аларның әти-әниләрендә китапка карата кызыксыну уятуга ярдәм итәр һәм җәй буена китап укуга старт бирер дип ышанабыз. Чөнки җәйге мәйданчыкта «Книжная Полянка» әдәби уены балалар һәм аларның әти-әниләре өчен җәйге ай дәвамында гамәлдә булачак.