21 май көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова 3нче мәктәпнең 1а сыйныф укучылары өчен «Китап укы, дустым!" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Беренче сыйныф укучылары китап дөньясына сәяхәт ясадылар: китап барлыкка килү тарихы, китапханә кагыйдәләре, китапны ничек сайларга, “абонемент”, “уку залы” кебек төшенчәләр белән таныштылар, презентация карадылар. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Китапханәче энциклопедияләр һәм белешмәлекләр белән таныштырды. Балалар китапханәгә язылды, укырга китаплар алды.