2019 елның 17-20 май көннәрендә Марий Элның Йошкар-Ола шәһәрендә 2010 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир узды.
Турнирда Чабаксар шәһәренең «Маэстро», Йошкар –Ола шәһәренең «Ястребы», Киров шәһәренең «Олимпия», Казан шәһәренең «Ак Бүре», Новочебоксарск шәһәренең «Волга», Воротынец шәһәренең «Ракета», Кукмара шәһәренең «Акулы» командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча тренер Нурмөхәммәтов Т. М. җитәкчелегендәге «Акула» командасы бишенче урынны яулады.
Спонсорга " Кукмара металл савыт-сабалар заводы» ААҖ генераль директоры Заһидуллин Азат Ясавиевичка балалар хоккее үсешенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәбез.