21 май көнне Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн уңаеннан, үзәк китапханә китапханәчесе Саттарова Лилия Рәис кызы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кукмара ш.т.п. Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназия"сенең 8 сыйныф укучылары өчен “Без тәмәкегә каршы” дигән уйлану сәгате үткәрде. Чара барышында бүгенге заманның мөһим проблемасы, яшьләрнең тәмәке тартуы мәсьәләсе күтәрелде. Мәгълүматны үтемлерәк җиткерү өчен укучыларга тәмәкенең зыяны турында электрон презентация күрсәтелде. Укучылар тәмәкенең сәламәтлеккә зыяны, кызганыч статистика турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгелләнергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.