"Милосердие" тернәкләндерү үзәгендә "Форпост" яшьләр хәрәкәте активистлары тарафыннан оештырылган "Гаилә көне""

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

2019 елның 22 маенда «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә «Гаилә-мәхәббәт өчен төзелгән йорт» дип исемләнгән бәйрәм узды. Бәйрәмне «Форпост» яшьләр хокук саклау хәрәкәте активистлары , Кукмара муниципаль районының Кичке мәктәбе укучылары оештырды. Алар «без барыбыз да бер зур һәм тату гаилә»дигән рухта чара әзерләделәр һәм үткәрделәр. Чара башында балаларга «гаилә»темасына сюжетлы видеоролик күрсәттеләр. Алга таба Алена Афанасьева Ализа Михеева, Эвелина Опарина һәм Евгений Пашагин «нәрсә яхшы, нәрсә начар», «өендәге чисталык», «кем өлкәнрәк»дигән кызыклы уеннар үткәрделәр. Илья Хаҗиәхмәтов бәйрәм атмосферасын тулыландырды.  Илья башкаруында гитара астында күңелле җырлар яңгырады«Кузнечик», «Изгиб  гитарой желтой», «Мама». Чара «куллар» конкурсы белән тәмамланды,анда һәр катнашучы ватманда ныклы тату гаиләне символлаштыручы кулларын ясады. Чарага йомгак ясап, бәйрәм уңышлы узды дип ышанып әйтергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International