Бүген Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы советы Кукмара муниципаль архивында экскурсиядә булды

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы советы Кукмара муниципаль архивында экскурсиядә булды.  Экскурсия барышында ветераннар район архивының тарихын һәм структурасын, шулай ук анда эшләү үзенчәлекләрен белделәр. Кунаклар архивның йөрәгендә-саклагычта булдылар, анда аларга архив фондын ничек формалаштыралар, киштәләрдә кирәкле мәгълүматны ничек табарга һәм архив документларын тикшеренү максатларында ничек кулланырга мөмкин икәнлеге турында сөйләделәр. Экскурсантларга архив документлары күргәзмәсе әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International