Китаплар табигатьнең барлык серләрен ачарга булыша, аның серле почмаклары белән таныштыра, әйләнә- тирә дөнья матурлыгын тасвирлый. Балаларда экологик культура тәрбияләү максатыннан Өлге авылы китапханәчесе "Табигать сукмагыннан китап белән " дип исемләнгән экологик әдәби десант оештырды. Укучылар табигатьнең мавыктыргыч якларын чагылдырган язучыларыбызның әсәрләре буенча сәяхәт кылдылар, аның матурлыгына сокландылар, табышмакларга җавап бирделәр.