«Именинниклар Көне»

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә «Именинниклар Көне» дип исемләнгән бәйрәм чарасын үткәрү традициягә әйләнде.  Май ае да читтә калмады.

         Бу бәйрәм  инвалид балаларны социомәдәни тернәкләндерү төре буларак аларның эмоциональ халәтенә уңай тәэсир итә

          Мондый чара балаларның иҗади сәләтләрен, талантын, зирәклеген ачарга мөмкинлек бирә, шулай ук балалар коллективының берләшүенә йогынты ясый.

         Бәйрәм программасы бик бай булды. Барысы да «Каравай»  традицион җырын башкарды, ә соңыннан «юбилярларга» бүләкләр тапшырылды. Барлык балалар да төрле конкурсларда һәм хәрәкәтчән уеннарда актив катнашып күңел ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International