Китапханәче Вахит авылы китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән «Дуслык авырлыкта сынала» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Матур әдәбият, халык мәкальләре мисалында китапханәче укучыларга кешеләр арасында дустанә мөнәсәбәт, аралашу, бер-береңә ышаныч турында сөйләде. Дәреснең нәтиҗәсе булып, китап укучыларның дуслык турындагы белемнәрен тикшерү булды.