Китапханә дәресе «Китап иле»

2019 елның 24 мае, җомга

24 май көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова 4нче мәктәпнең 1а сыйныф укучылары өчен «Китап иле» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Балалар презентация карадылар, китап белән эш итү кагыйдәләре һәм китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар, һәр китапның стеллажда үз урыны булуын белделәр. Яңа китаплар, энциклопедиялар һәм журналлар белән таныштылар. Әдәби уеннарда бик теләп катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Чара мультфильмнар карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International