Кукмарада мәгариф өлкәсендә иң яхшыларны бүләкләделәр

2019 елның 24 мае, җомга

Чара барышында укучыларга Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр, ата – аналарга һәм педагогларга Рәхмәт хатлары тапшырылды

Район мәдәният йортында мәгариф өлкәсендә иң яхшыларның слеты узды. Слетта муниципаль, республика һәм россия олимпиадалары һәм иҗат конкурслары җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләделәр.

Бәйрәм чарасында район башлыгы Сергей Димитриев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров катнашты.

Слетның тантаналы өлеше район балалар сәнгать мәктәбе укучылары әзерләгән музыкаль һәм бию номерлары белән үрелеп барды.

Чара барышында укучыларга Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр, ата – аналарга һәм педагогларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International