25 май көнне Татарстан Республикасы Лаеш районының Никольское авылында XVII Бөтенроссия "Каравон-2019"рус халык бәйрәме узды,анда район мәдәният йортының "Калинка" һәм "ЭВВА" ансамбльләре катнашты. Бәйрәмгә Россиянең төрле почмакларыннан коллективлар килде,мәйданчыкларда иң яхшы һөнәр осталары эшләде, такмаклар яңгырады һәм дәртле биюләр, уеннар башкарылды. Бәйрәм җырчы Марина Девятованың зур концерты һәм " Каравон "традицион әйлән-бәйлән белән тәмамланды"