24 май көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә хореография коллективларының "Шома бас"район конкурсының Гала-концерты булып узды. Концертта 1 дәрәҗәдәге лауреатлар катнашты. Сайлап алу турында 80нән артык хореография номеры карап тикшерелде. Гала концертта 20 иң яхшы ансамбль чыгыш ясады, аларга лауреат дипломнары тапшырылды.