Экологик дәрес "Тере табигать серләре"

2019 елның 28 мае, сишәмбе

28 май көнне балалар китапханәсендә «Росинка» экологик клубының язучы И. Акимушкинның 90 еллыгына багышланган «Табигать серләре» дип исемләнгән экологик дәрес булып узды. Клуб җитәкчесе Гөлфия Хафизова балаларны язучының иҗаты белән таныштырды.

Дәрес конкурслар, викториналар, мультмедиа презентация күрсәтү белән үрелеп барды. Анда балалар бик теләп катнаштылар.

 Чара китап күзәтү һәм «Искиткеч хайваннар» дигән видеофильм карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International