2019 елның 23 маеннан 26 маена кадәр Питрәч поселогында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Тренер Марес Бәдертденова «Зилант " спорт мәктәбе спортчылары югары нәтиҗәләр күрсәттеләр: Алмаз Юсупов 57кг авырлык категориясендә чемпион булды, 66 кг авырлык категориясендә Энҗе Юсупова һәм 68 кг авырлык категориясендә Тимур Азизов өченче урынны алды. Спортчыларны югары казанышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.