31 май көнне район мәдәният йортында, РФ Театр елы кысаларында, балалар һәм укучы яшьләр арасында район театр иҗаты конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Тантананы "Ләйсән" балалар бакчасы театр коллективының "Алтын алма" спектакле ачып җибәрде, ул мәктәпкәчә балалар учреждениеләре арасында Гран-прига лаек булды. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды