31 май көнне Комсомол мәйданында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм үткәрелде, аны Кукмара балалар сәнгать мәктәбе оештырды һәм үткәрде. Әлеге чара балалар һәм аларның әти - әниләре өчен спорт-күңел ачу уеннары, район китапханәсе белән берлектә оештырылды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең иҗат коллективлары катнашында уен программасы, призлар, концерт өлкәннәргә дә, балаларны да битараф калдырмады.