6 июньдә бөтен ил Пушкин көнен билгеләп үтә. Бу көнне балалар китапханәсендә тернәкләндерү үзәге балалары өчен «Әкият артыннан әкият» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде. Әңгәмә барышында китапханә мөдире Зөлфия Гатауллина балаларга шагыйрьнең балачагы, аның гаиләсе һәм, әлбәттә, бик күп рус халык җырларын, әкиятләрен белгән Арина Родионовна турында сөйләде. Соңыннан балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, бөек шагыйрьнең шигырьләрен бик теләп укыдылар, «Яраткан әкият битләре буйлап» дигән видеофильм карадылар. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.