Туембаш авылында хөрмәтле авылдашыбыз авыл хуҗалыгы министры урынбасары Габдрахманов Ильдус Харисович спонсорлык ярдәме белән, авыл халкынын хәрвакыт булышлыгын тоеп кыска гына вакыт эчендә 2 чишмә сафка басты. 4 июнь көнне, Ураза гаетеннән соң тантаналы рәвештә, театральләштерелгән сценария белән чишмәлэребез ачылды. Чишмәләргә авыл халкы тәкъдиме белән “Әниләр чишмәсе”, “Әтиләр чишмәсе” дигән исемнәр бирелде. Бәйрәм мул чәй табыны янында дәвам итте. Авыл халкы, авылдан чыккан авылдашларыбыз чишмәләр төзергә ярдәм иткән өчен Ильдус Харисовичка, жирлек башлыгы Ильфат Фаритовичка үзләренең тирән рәхмәтен белдерде. Чишмәләребезне саклыйк, аларнын суы тәнгә сихәт, җанга дәва бит.