"Наркотикларсыз тормыш" наркотикларга каршы акциясе

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 5 июнь көнендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгенең социаль педагогы "Бәхетле балачак" дигән асфальтта рәсем конкурсы үткәрде.

          Тернәкләндерү курсын үтүче балалар төрле төстәге акбурлар ярдәмендә дөньяны сурәтли, үзләренең иҗади сәләтләрен, фантазиясен һәм талантын күрсәтә алдылар.

          Конкурста катнашучылар үзләренең иҗади процессларыннан бик күп хис-кичерешләр һәм эш нәтиҗәсе өчен истәлекле сувенирлар алдылар. Ата-аналар үз балаларының казанышлары белән куандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International