Кукмара шәһәренең «Олимп «Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе 2018-2019 еллар сезонында халык саны 60 000гә кадәр булган шәһәрләр арасында ТР балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм хоккей бүлекләре эше буенча смотр-конкурста II урын өчен грамота белән бүләкләнде. Тантаналы тапшыру 2019 елның 30 маенда Казан шәһәрендә «Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм академиясе " базасында узды.